Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Мөслимәләр берлеге “Киләчәккә карап” дип исемләнгән чара оештыра
Анда Татарстан шәһәрләре һәм авылларыннан 14-35 яшьлек егет-кызлар катнаша
(Казан, 12 май, “Татар-информ”, Римма Гатина). ТР Мөслимәләр берлеге агымдагы елның 16 маенда “Казан” милли мәдәният үзәгендә “Киләчәккә карап” дип исемләнгән чара оештыра. Анда Татарстан шәһәрләре һәм авылларыннан 14-35 яшьлек егет-кызлар катнаша.
Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина хәбәр иткәнчә, әлеге очрашу яшьләр арасында дуслык һәм хезмәттәшлек урнаштыру, яшьләр мохитендә әхлаклылык һәм сәламәт тормыш рәвешен алып баруны пропагандалау, яшьләрнең интеллектуаль дәрәҗәсен үстерү, татар халкының традицияләрен һәм мәдәниятын өйрәнү максатыннан оештырыла. Яшьләр өчен бай һәм эчтәлекле мәдәни программа әзерләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз