news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР мөселманнарының IV съездын үткәрергә әзерләнәләр
Бүген съездның оештыру комитеты киңәйтелгән утырыш үткәрде
Скопировать ссылку
(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Алия Сабирова). 27 февральдә Татарстан мөселманнарының IV съезды узачак. Хәзер республикада бу чарага әзерлек бара.
Бүген съездның оештыру комитетының киңәйтелгән утырышы узды. Анда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең үзәк аппараты вәкилләре, ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рамил Юнысов, Казанның имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин һ.б. катнашты. Утырышны Татарстан мөфтие, ТР мөселманнарның Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхаков алып барды.
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте җитәкчесе Әхмәт Халиков хәбәр итүенчә, ТР мөселманнарының IV съездында республиканың төрле районнарыннан 528 имам; ТР мөселманнарының Диния нәзарәте Президиумы әгъзалары һәм Россиянең төрле төбәкләреннән 40ка якын мөфти катнашыр, дип көтелә. Мәүлед бәйрәменнән соң Татарстан башкаласына Төньяк Кавказ делегаты килүе ниятләнә.
Моннан тыш, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, съездга Мөфтиләр шурасы башлыгы Равил Гайнетдин; Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте башлыгы Тәлгать Таҗетдин һәм Төньяк Кавказ мөселманнарының Координация үзәге рәисе Исмаил Бердыев килер, дип планлаштырыла.
Искә төшереп үтәбез, съезд ТР мөселманнарының Диния нәзарәте җитәкчелеген сайлаячак һәм якындагы елларга республика мөселманнары бергәлегенең үсеш стратегиясен билгеләячәк. Ә бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узачак съездның программасы расланды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2