Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР мөселманнарының Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы кайбер китапларны тыярга тәкъдим итә
Әлеге әдәбиятның “тыелган исемлеккә” керүенең төп сәбәбе булып аларның хәнәфи-матуриди традицияләренә туры килмәве тора
(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”). ТР мөселманнарының Диния нәзарәтендә Голәмәләр шурасының яңартылган составының беренче утырышы узды. Утырыш барышында күп кенә оештыру мәсьәләләре күтәрелде.
Шураның яңа әгъзалары белән танышканнан соң, норматив база анализланды. Голәмәләр шурасы рәисе Рөстәм Батров билгеләп үткәнчә, ТҖ МДНнең Уставына мөфтият эшчәнлегенә кагылышлы өр-яңа бүлек кертелгән.
Утырышта көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булган үрнәк вәгазьләр барланды, алар буенча фикер алышынды, шулай ук ТР мөселманнарының Диния нәзарәте карамагындагы учреждениеләрдә тарату һәм куллану өчен тыелган китаплар исемлеге барлап чыгылды.
Голәмәләр шурасы күпчелек тавыш белән мөфтигә түбәндәге 5 китапны ТР мәчет һәм мәдрәсәләрендә тыярга тәкъдим итте:
1. Шейх Али бин Аби аль-Изз аль-Ханафи. Комментарии к вероучению имама Ат-Тахави. Нижнекамск, Рисаля, 2011 – 504 с. (русчага тәрҗемәсе);
2. Абу Адель. Молитва обязательна в Исламе. Самая короткая молитва (русча һәм татарчага тәрҗемәсе);
3. Умар Сулейман аль-Ашкар. Вера в Аллаха. Издательство «МИР». Пер. с арабского, вступ. слово и примечания Э.Р. Куливеа. 2008 – 366 с. (русчага тәрҗемәсе);
4. Мухаммад Насирад-Дин аль-Албани. Описание молитвы Пророка (да благословит его Аллах и приветствует) с самого начала до конца, как если бы это видели собственными глазами. М.: УММА, 2004. – 270 с. (русчага тәрҗемәсе);
5. Камаль Эль Зант. Расскажи мне о вере. Казань: Издательство «Идель-Пресс», 2007. – 528 с.
Рөстәм Батров билгеләп үткәнчә, әлеге китапларга экспертиза ясалган, алар яхшылап тикшерелгән һәм Голәмәләр шурасы аларны тыярга карар кылган.
Әлеге әдәбиятның “тыелган исемлеккә” керүенең төп сәбәбе булып аларның хәнәфи-матуриди традицияләренә туры килмәве тора.
ТР мөселманнарының Диния нәзарәте Уставы буенча, Хәнәфи мәзһәбе әлеге оешма өчен норматив-хокуки нигез булып тора. Матуруди мәктәбе, үз чиратында, Идел-Урал регионы өчен тарихи традицион, шул ук вакытта дини тәгълимат һәм Татарстан ислам руханилыгы эшчәнлегендә өстенлек бирүче мәктәпләрнең берсе, дип хәбәр итте ТР мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз