Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлар комитеты “Хәләл” дөньякүләм советы составына керде
Әлеге оешмага керү, иң беренче чиратта, “Хәләл” комитетының халыкара танылуы хакында сөйли
(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ"). ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлар комитеты Word Halal Council – “Хәләл” дөньякүләм советы составына керде. Бу оешманың үзәге Кейптаунда (Көньяк Африка Республикасы) урнашкан. Халыкара хәләл оешмасының 12 нче җыены үткәрелде. Әлеге чарада ТР МДНнең “Хәләл” стандартлары комитеты рәисе урынбасары Ирек хәзрәт Җиһаншин катнашты. Җыенда Ирек хәзрәт Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән чыгыш ясады һәм комитет эшчәнлеге белән таныштырды. Комитет менә шул чарада халыкара оешмага керде. 1999 елда гамәлгә куелган Word Halal Council 25тән артык илне берләштерә һәм хәләл индустриядә халыкара координацион орган булып тора.
Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, бу уңайдан, комитетның рәисе Марат Низамов һәм аның урынбасары Ирек хәзрәт Җиһаншин белән очрашты. Очрашу вакытында комитет вәкилләре мөфтигә халыкара совет җыенында хәләл индустрия юнәлешендәге мөһим сораулар тикшерелүе хакында әйттеләр. Әлеге оешмага керү, иң беренче чиратта “Хәләл” комитетының халыкара танылуы хакында сөйли. Шулай ук “хәләл” маркалы товарлар җитештерүчеләргә яңа мөмкинлекләр ача. Экспортка һәм яңа базарлар яулауга шартлар тудыра, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте. Фотосурәт http://dumrt.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз