news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә татар теленә өйрәтү буенча бушлай курслар ачыла

Курс 3 айга исәпләнгән, аны тәмамлау турында таныклык бирелә

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»).  ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең татар җәмәгатьчелеге белән эшләү бүлеге, “Зәкәт” фонды белән берлектә, нәзарәт бинасында һәр атнаның пәнҗешәмбе, җомга көннәрендә 16.00 сәгатьтә татар теленә өйрәтү курсларын башлап җибәрә. 

Дәресләрне Казан федераль университетының татар филологиясе институты укытучысы алып барачак.   

Курс 3 ай дәвамында барачак, уку тәмамлангач, сертификат  бирү каралган. Теләге булган кешеләргә намаз укырга өйрәнү мөмкинчелеге дә бар.

Курсларга язылу өчен 8 (927) 413-82-44 телефоны буенча шалтыратырга кирәк. Дәресләр бушлай үткәрелә, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.        

news_right_1
news_right_2
news_bot