news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Милли музей хезмәттәшлек өлкәсен киңәйтә

Сүз Коръәнне өйрәнү һәм экспозицияләрне яңарту турында бара.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Классик руханиларның хезмәтләрен һәм шушы юнәлештә Татарстан мөфтиятенең эшчәнлеген саклау мәсьәләсе республика мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Милли музейның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова очрашуында мөһим сораулар рәтендә булды. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аралашу барышында Милли музей директоры мөфтигә Казан шәһәренең элек-электән китаплар бастыру буенча зур эш алып баруын сөйләде һәм Камил хәзрәткә Коръәнне өйрәнү һәм экспозицияләрне яңарту буенча хезмәттәшлек өлкәсен киңәйтергә тәкъдим итте. Мөфти, үз чиратында, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте татар дин галимнәренең мирасын саклауга зур әһәмият бирүен белдерде. “Даруль-кутуб” электрон китапханәсендә дин гыйлеменә караган алты йөздән артык китап урнаштырылган. Шулай ук Казанның "Тынычлык" мәчетендә махсус бүлмәдә сирәк китаплар саклана. Шулай ук мөфти Коръәнне өйрәнү һәм пропагандалау эше турында да сөйләде.

Гөлчәчәк Нәҗипова Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең 25-еллыгы уңаеннан мөфтиятнең оешуы белән бәйле документлар, истәлек билгеләренең сакланышы турында сорады һәм милли музейга тапшыру мөмкинлеген карауны үтенде. Очрашу ахырында ул республика мөфтиенә фотоальбом бүләк итте. Анда Татарстан һәм татар халкы, дини мирас һәм мөселман галимнәре, республика үсеше белән бәйле фәнни материаллар урын алган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot