news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Казан епархиясенең футбол матчы була

Уен Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар кысаларында уздырыла

 (Казан, 3 февраль, “Татар-информ”). Иртәгә сәгать 19.00дә ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Казан епархиясе дуслык футбол матчы уздыра. Уен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар кысаларында үткәрелә. Матчта республикадагы мөселман һәм христиан дини идарәләре дин әһелләре, бүлек җитәкчеләре уйнаячак. Командалар катнаш булачак, дип хәбәр итте “Татар-информ” агентлыгы корреспондентына Казан епархиясенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Артем Гаранин. Шунысын да билгеләп узу зарур: Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да уенда катнашу теләген белдергән.

Искәртеп үтәбез: бу проваславиелеләр һәм мөселманнар күмәкләшеп уздыра торган беренче чара түгел. Былтыр да конфессияара проектлар тормышка ашырылды: бөтен дөньяда тынычлык һәм бердәмлеккә ярдәм йөзеннән велокросс, “Дуслык аллеясы”нда агач утырту, “Брейн-ринг” интеллектуаль уены.

news_right_1
news_right_2
news_bot