news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР мөселманнары Диния нәзарәте электрон китапханәсенә татар галимнәре китаплары урнаштырылды

Диния нәзарәте уку-укыту өлкәсендә инновацион технологияләрне куллануга зур игътибар бирә

 (Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”). Россия ислам институтында үткәрелә торган “Мөселман уку йортларының уку-укыту эшчәнлегендә инновацион технологияләр”  халыкара фәнни-гамәли конферециясендә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең уку-укыту өлкәсендә инновацион технологияләрне куллану нәтиҗәсендә, онлайн-мәдрәсә һәм электрон китапханә булдыруы хакында хәбәр итте, дип яза ТР Мөселманнары Диния нәзарәте сайты.

“Bayt al-Hikma” интернет мәдрәсәдә теләгән һәркем ислам фәннәре буенча төрле дәресләр һәм лекцияләр таба ала. Биредә 406 китап урнаштырылган. Аларның күбесе − күп томлы басмалар. “Диния нәзарәте татарларның рухи мирасын тергезү бурычы куйды, шуңа күрә бу электрон китапханәдә безнең галимнәрнең 145 китабы урын алды. Алар, күбесенчә, инкыйлабка кадәр басылган дини китаплар”, - ди мөфти.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100