Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе эш буенча һава юлы белән Төркиягә китте
Сәфәрнең төп масаты – төрле яклап тәҗрибә алмашу
(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”). Бүген ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге ТР мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе һава юлы белән Төркия Республикасына китте. Делегация составында ТР мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, ТР мөселманнары Диния нәзарәте Аппараты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, нәзарәтенең халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Хәйдәр Камалетдинов һ.б. бар. Татарстан мөфтиятенең Төркиягә эш сәфәренең төп максаты – төрле яклап тәҗрибә алмашу, Төркия Диянәтенең барлык бүлекчәләре эшчәнлеге белән танышу.
Визит кысаларында мөһим очрашулар планлаштырыла. Аларның берсе профессор Мехмет Гёрмезның шәхсән чакыруы буенча үткәреләчәк. Әлеге очрашуда Төркиянең Дин эшләре буенча идарәсенә бару көтелә.
Сәфәр 21 февральгә кадәр дәвам итәчәк, диелә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз