Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте арасында килешү имзаланды
ТР мөфтие шул һ.б. мәсьәләләр буенча Себердә эш сәфәрендә
(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Төмән өлкәсе Тубыл каласында ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте арасында килешүгә кул куелды.
Рәсми документны мөселман дини оешмалары җитәкчеләре Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Нәфигулла Аширов имзалады.
Килешү Россия мөселманнарының мәгариф һәм рухи-әхлак тәрбиясе өлкәсендәге тарихи традицион ислам тәҗрибәсен, мәгърифәтчелек фикерен үстерү, нәтиҗәле файдалану ниятеннән төзелде. Аның нигезендә дини оешмалар тынычлыкны саклау, мөселманнарның берләшүе, динебезне үстерү, тарату буенча төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итәр дип көтелә.
Рәсми очрашу вакытында дин әһелләре илдәге һәм дөньядагы сәяси вазгыять, мөселманнар өммәтендәге яңалыклар турында да фикер алыштылар, дип хәбәр итте ТР МДН матбугат хезмәте.
Фотосурәт dumrt.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз