Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР мөселманнары дүртенче корылтаенда Үзәк Диния нәзарәте делегациясе катнаша
Аны Мөселманнарның үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгат Сафа Таҗетдин җитәкли
(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”). 27 февральдә Г.Камал исемендәге академия театры бинасында Татарстан Республикасы мөселманнарының дүртенче корылтае уза. Мөселманнарның үзәк Диния нәзарәте, бу чарада катнашу өчен, үз делегациясен формалаштырды. Аны Мөселманнарның үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгат Сафа Таҗетдин җитәкли. Делегациягә шулай ук Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир Крганов, Ханты-Манси автономияле округы-Югра мөфтие Таһир Саматов, Россиянең Төньяк-көнбатыш төбәге мөфтие Җәгъфәр Пончаев, Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөфтие Ринат Раев, Самара өлкәсе мөфтие Вәгыйз Яруллин керде, дип хәбәр итә Islamrt.ru.
ТР Мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге сайланачак һәм мөселман өммәтенең үсеш стратегиясе билгеләнәчәк корылтайда якынча 650 делегат катнашыр дип көтелә. Шулай ук ике йөзләп кунак та көтелә. Алар арасында Россия мөфтиләре советы рәисе, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте Равил Гайнетдин, Россия төбәкләре мөфтиләре, урыннардагы хакимият башлыклары, мәхәлләләргә даими ярдәм күрсәтүче бизнес вәкилләре һ.б. бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз