Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ТР мөселманнары бүген өйлә намазында нәкъ 1 ел элек булган авиаһәлакәттә мәрхүм булганнар рухына дога кылдылар
Фаҗига булгач та мәчетләрдә, чиркәүләрдә фаҗигагә юлыгучылар рухына аталып догалар укылган иде
(Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”). ТР мөселманнары бүген өйлә намазында моннан 1 ел элек булган авиаһәлакәттә мәрхүм булганнар рухына дога кылдылар, дип хәбәр итәләр ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән.
Нурлат, Актаныш, Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт, Чаллы һәм башка район мәчетләрендә күп сандагы мөселманнар үткән җомгада һәм бүген, 17 ноябрь дүшәмбе көнне, фаҗига булган көнне мәрхүмнәрне искә алдылар. Әйтик, Әлмәт шәһәренең үзәк мәчетендә район имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Аллаһы Тәгаләдән мәрхүмнәрнең урыннарын җәннәттә булуын, туганнарын, якыннарын, дусларын югалтканнарга ныклык, сабырлык сорап дога укыды. “Кайгылы сынауларга, зур хәсрәтләргә тарыганнарга Аллаһы Тәгалә үзе ярдәм итсә иде! Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз»,- диде ул.
Казан мәчетләрендә дә мөселманнар догалар кылды.
Бер төркем мөселманнар исә сәгать 12.00дә Кол Шәриф мәчетенә җыелды. Алар арасында мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм башка дин әһелләре, нәзарәт вәкилләре, “Мөхәммәдия”, “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге мәдрәсәләрнең мөгаллимнәре, шәкертләре бар иде. Дога кылганда Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Аллаһы Тәгаләдән мәрхүмнәрнең рухын шат кылуны, якыннарына ныклык сорады. “Барчаларыбызны, Татарстаныбызны, Казаныбызны авыр, кайгылы һәлакәтләрдән сакласаң иде. Раббыбыз, Син генә саклаучы һәм кабул итүче. Догаларыбызны кабуллардан кылсаң иде”, - дип теләде хәзрәт.
Искәртеп үтәбез: былтыр 17 ноябрьдә Мәскәүдән килүче “Boeing 737-53A” "Казан" халыкара аэропортында һәлакәткә очрап, анда 50 кешенең гомере берьюлы өзелде. Бу кайгылы көннәрдә илебез, республика җитәкчелеге, дин әһелләре, гади халык фаҗигагә юлыгучыларның туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашты. Мәчетләрдә, чиркәүләрдә фаҗигагә юлыгучылар рухына аталып догалар кылынды. Казанда 30лап Коръән-хафиз һәм шәкерт мәрхүмнәр рухына багышлап Коръән-хәтем чыкты. Башкаланың Әл-Мәрҗани мәчетендә очкыч һәлакәте белән бәйле фаҗига корбаннарын дога белән искә алдылар. Мәрхүмнәр рухына җеназа намазы укылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз