news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Мөселманнар Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Аксубай районында булды

Кунаклар Иске Ибрай мәчетендә дә булды.

(Аксубай, 4 февраль, "Татар-информ", "Авыл таңнары"Айдар Моратшин). ТР Мөселманнар Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев кичә Аксубай районында эш сәфәре белән булып китте, дип яза районның "Авыл таңнары" газетасы.

Үзенең сәфәрен ул Көньяк төбәге казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров һәм район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин озатуында район мәчетендә булудан башлады.

Район үзәгендәге очрашудан соң кунаклар Иске Ибрай мәчетенә юл тоттылар.

Дин остазы, хөрмәткә лаек вәгазь сөйләүче һәм Россия мөселманнары арасында күпсанлы китаплар авторы булган Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашуга районның барлык имам-хатыйплары, җитәкчелек, авыл халкы килде. Шулай ук Нурлат районы имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәйфуллин, Аксубай районының аксакаллар шурасы рәисе Заһит Ганиев та катнаштылар.

Бергәләп намаз укыганнан соң, республиканың баш казые җыелучылар белән аралашты.

– Иске Ибрай җирендә очрашуыбыз очраклы түгел, – дип билгеләп үтте Җәлил хәзрәт Фазлыев. – Минем остазым, укытучым, республиканың баш казые Габделхак хәзрәт Саматов нәкъ менә монда туган. Тулаем сезнең төбәк ислам диненә тугры дин әһелләренә бай як.

Җәлил хәзрәт Фазлыев җыелучыларга озак итеп вәгазь сөйләде, сорауларга җавап бирде. Ислам диненең изгелеккә, игелеккә өндәве, радикаль агымнарның, экстремизмның аянычлы нәтиҗәләргә китерүе турында сөйләде.

Көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөфәров дин остазына нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт әйтте. Очрашу соңында барысы да бергәләп намаз укыдылар, чәй эчтеләр, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100