news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

ТР Мәгарифне үстерү институты мәктәп директорларын курсларга чакыра

Курсларда база мәктәпләре җитәкчеләре һәм гомуми белем бирү учреждениеләре директорлары өчен укулар уза

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”). ТР Мәгарифне үстерү институты гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләрен 19-30 октябрьдә уздырыла торган белем күтәрү курсларына чакыра.

Институтның рәсми сайт хәбәрләренә караганда, курсларда база мәктәпләре җитәкчеләре өчен – “Мәгарифне яңарту шартларында конкурентлыкка сәләтле база мәктәбен булдыру һәм үстерү” дигән проблема, ә гомумбелем бирү мәктәпләре директорлары өчен “Заманча мәгариф менеджменты” дигән модульле программа буенча укыту каралган.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100