news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Мәгарифне үстерү институты балалар бакчаларында эшләүчеләрне курсларга чакыра

Курслар “Мәктәпкәчә белем бирү системасында – заманча мәгълүмати-коммуникацион технологияләр” дигән темага уза

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”). ТР Мәгарифне үстерү институты агымдагы елның 14-25 декабрь көннәрендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм педагоглары өчен белем күтәрү курслары оештырылу турында хәбәр итә. Курслар “Мәктәпкәчә белем бирү системасында – заманча мәгълүмати-коммуникацион технологияләр” дигән темага уза.
Уку вакытында балаларның шәхесен үстерүдә мәгълүмати-коммуникацион технологияләр куллану, компьютер уеннары һәм үстерелешле компьютер программаларын психологик яктан бәяләү критерийлары, челтәрдәге технологияләргә читтән торып (дитсанцион) укытуга кагылышлы проблемалар күтәрелә. Бу хакта институтның рәсми сайты хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100