Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Мәгарифне үстерү институты Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә багышланган җыен уздыра
Конференциядә Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүнең теоретик һәм методологик нигезләре, заманча тикшеренүләр, республиканың җиңүгә керткән өлеше
(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгарифне үстерү институты 22 апрельдә “Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнү: белем бирү һәм тәрбияви контекст (Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына)” республика фәнни-гамәли конференциясен уздыра.
Җыенга Бөек Ватан сугышы тарихы проблемалары белән шөгыльләнүчеләр, республика мәктәпләрендә тарих укытучылар чакырулы.
ТР Мәгарифне үстерү институтыннан алынган рәсми хәбәрләргә караганда, конференциядә Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүнең теоретик һәм методологик нигезләре, заманча тикшеренүләр, республиканың җиңүгә керткән өлеше, Бөек Ватан сугышы тарихының уку һәм укыту-методик әдәбиятта чагылыш табуы, аның тәрбияви потенциалы һәм башка проблемаларның күтәрелүе көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз