news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Мәгариф министрлыгы муниципалитетларга дистанцион укыту буенча инструкция җибәрде

Методик хатта укытучылар куллана ала торган электрон белем бирү ресурслары күрсәтелгән.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы муниципалитетларга мәктәпләрдә электрон, дистанцион укытуны оештыру буенча инструкцияләр җибәрде. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Методик хатта дистанцион укытуны оештырганда укытучылар тарафыннан куллану өчен тәкъдим ителә торган электрон белем бирү ресурслары күрсәтелгән. Бу, аерым алганда, «Электрон журнал һәм көндәлек» дәүләт мәгълүмат системасы, шулай ук «Факультативлар» модуле.

Моннан тыш, дистанцион укыту өчен берничә онлайн-платформа: «Универсариум», «Россия электрон мәктәбе», «Мобиль электрон белем бирү», «Ачык мәктәп», «Учи.ру», «Якласс», «Сириус» белем бирү үзәге мәйданчыгы тәкъдим ителә.

«20 марттан 7, 8 һәм 9 сыйныфлар өчен геометрия буенча онлайн-курслар ачылачак. Алдагы ике атна дәвамында физика, информатика һәм лингвистика буенча курслар ачылачак», — диелгән министрлык хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot