news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары яшь галимнәр эшчәнлегеннән зур нәтиҗә көтә

Вадим Хоменко сүзләренчә, 2008 елда Татарстанда 9 алдынгы җитештерү технологиясе эшләнгән

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Кристина Иванова). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың яшь галимнәре эшләнмәләреннән зур нәтиҗә көтә. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Вадим Хоменко бүген Казанда яшь галимнәр һәм белгечләрнең “Киләчәкне каршылап” исеме астында I форумында белдерде.
Министр урынбасары китергән мәгълүматлар буенча, әгәр Идел буе федераль округы буенча 2008 ел мәгълүматларын алсак, технология инновациясе чыгымнары 23 миллиард сум тәшкил иткән, әлеге округ буенча 900дән артык патент бирелгән. Шулай итеп, Татарстанда алдынгы җитештерү технологияләре сан буенча тугызны тәшкил итә, Пермь краенда - 15, Түбән Новгород өлкәсендә – 70тән артык, Самара өлкәсендә – 30.
“Зур чыгымнар һәм канәгатьләнерлек булмаган нәтиҗә безне шикләндерергә тиеш”, - дип белдерде ТР мәгариф һәм фән министрының урынбасары.
В.Хоменко фикеренчә, республикада фән кадрларын әзерләү мәсьәләсе турында җитди уйларга вакыт җитте. Докторлар һәм аспирантларның өчтән бере генә үз эшләрен уңышлы яклый. Әле бу статистика елдан ел начарлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100