news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Мәгариф һәм фән министры укучыларның ата-аналары белән бергә рус теленән БДИ тапшыра

Республикада 26 февральдә «Ата-аналар белән бердәм БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясе узачак.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов «Ата-аналар белән бердәм БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясендә катнашырга ниятли. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстанда ата-аналар өчен рус теле буенча БДИ 26 февральдә узачак. Чараны Казанда үткәрү урыны 116нчы лицейда булачак. «Республика мәгариф һәм фән министры бу мәктәптә имтихан тапшырырга планлаштыра», – диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Республика Вице-премьеры - Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов 2018 елда акциядә катнашты. Ул вакытта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчесе буларак, БДИ үткәрү процессын аңларга телим, дип белдерде.

Россиядә «Ата-аналар белән бердәм БДИ тапшыру көне» акциясе старт алды. Быел ул өченче тапкыр уза. Акциянең максаты - чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналарына бердәм дәүләт имтиханын тапшыру процедурасын күрсәтү.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100