news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР мәгариф һәм фән министры татарстанлыларга яхшы эш һәм күңелле ял тели

ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов татарстанлыларны Яңа ел белән котлады

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов татарстанлыларны Яңа ел белән котлады.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында дөнья күргән котлауда:
Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Сезне чын күңелемнән Яңа 2010 ел белән котлыйм!
Без барыбыз да үзебезнең һәм балаларны яхшы эшләре һәм күңелле яллары булуын телибез. Нәкъ менә бу гади котлауда кеше бәхетенең сере яшеренгән.
Тормышта барысына да тиз генә ирешеп булмый, әмма Яңа елда Сезнең иң мөһим теләгегез чынга ашсын. Сезгә чын күңелемнән нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, иҗади уңышлар, өметләрегез аклануын телим!


news_right_1
news_right_2
news_bot