news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов Халыкара укытучылар көне белән котлады

“Укытучы хезмәте күп көч һәм үз-үзеңне аямый эшләүне, даими рәвештә һөнәри яктан камилләшүне, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм бик зур сабырлык таләп итә”, - диелә тәбрикләүдә

(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”). ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов Халыкара укытучылар көне белән котлады.

“Хөрмәтле коллегалар! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучы көне белән котлыйм!
Мәктәп, укытучы, тәрбияче, педагог... Боларның барысы да безне берләштерә, балачак һәм яшүсмерлек, олыгаю һәм тормыш юлын сайлап алу чоры белән бәйли. Җир йөзендә мәктәптән һәм акыллы, игелекле, кайгыртучан, җылы сүзен һәм көчен кызганмаган педагогтан башланган бер генә һөнәр дә юк. Шуңа күрә безнең күңелдә һәрвакыт туганнарыбыз һәм якыннарыбыз белән беррәттән серле белем дөньясына ишек ачкан укытучы да тора.

Бүген республиканың педагогик хезмәткәрләре бетмәс-төкәнмәс энергия белән, алга максат куеп белем бирү эшенә хезмәт итә, һәрвакыт эзләнә, иң яхшы тәҗрибә үрнәкләрен өйрәнеп, уку процессына кертә, хәзерге заман педагогикасының көнүзәк проблемаларын хәл итүгә иҗади якын килә. Шулай итеп, Татарстанның 259 мәктәбе “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проекты кысаларындагы инновацион үсеш программалары бәйгесендә җиңде, республиканың 867 педагогы илебезнең иң яхшы укытучылары бәйгесе лауреатлары булды.
Безнең горурланырлык кешеләребез бар!” – диелә тәбрикнамәдә.

“Педагогик хезмәт ветераннарына, мәктәпкә тугрылыклылык саклаганнары, һөнәри осталык, иҗади хезмәт, алдагы көнгә ышаныч белән караганнары һәм балаларга мәхәббәт өләшкәннәре өчен, аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Сез балаларны укытып кына калмыйсыз, ә укытучыларның яшь буынын да тәрбиялисез. Бу бәйрәмдә мин сезгә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм бәхет телим!

Укытучы хезмәте күп көч һәм үз-үзеңне аямый эшләүне, даими рәвештә һөнәри яктан камилләшүне, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм бик зур сабырлык таләп итә.

Хөрмәтле коллегалар! Сезгә эшегездә – уңышлар, укучыларыгыз белән уртак тел табуыгызны һәм укытучылык хезмәтенә тугры булып калуыгызны телим. Сезгә уңышлар юлдаш булсын!” – диелә котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100