news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР мәгариф һәм фән министры 7 октябрьдән укучыларның ата-аналарыннан теләсә нинди формада акча җыюны тыйды

Мәгариф оешмалары җитәкчеләре бу юнәлештә башкарылган эшләр хакында Энгель Фәттаховның үзенә хәбәр итәргә тиеш

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Агымдагы елның 7 октябреннән Татарстанда ата-аналардан теләсә нинди ихтыяҗларга акча һәм башка матди байлыклар җыю тыела. ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов имзалаган тиешле хат муниципаль берәмлекләрнең мәгариф идарәләренә таратылган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова хәбәр итте.

Документта билгеләп үтелгәнчә, Татарстан Мәгариф һәм фән министры мәгариф һәм белем бирү оешмалары өлкәсендәге башкарма хакимият органнары адресына гамәлдәге законнарны үтәүне тәэмин итү һәм укучыларның ата-аналарыннан финанс һәм матди чаралар җәлеп итүгә юл куймау буенча инструктив-методик хатларны тарата килгән. Шуңа да карамастан, гражданнардан һәм иҗтимагый оешмалардан алына торган мөрәҗәгатьләр мондый очракларның теркәлүе хакында сөйли.

Боларның барысы да "Белем бирү оешмаларының имиджына тискәре йогынты ясый, ата-аналарда мәгариф системасына тискәре мөнәсәбәт тудыра, шактый ата-аналарны авыр матди хәлдә калдыра, педагогка ышаныч, аның абруй һәм дәрәҗәсен киметә", диелгән документта.

"Еш кына кайбер ата-аналар комитеты, попечительләр советы, хәйрия фонды вәкилләре белем бирү администрацияләре белән бергә, мәгариф оешмасы өчен акча, матди байлыклар җыю, билгеле эшләр һәм хезмәт башкаруда арадашчы ролен башкара", - диелгән хатта. Шуңа бәйле рәвештә, мәгариф органнары җитәкчеләренә 7 октябрьдән башлап белем бирү оешмаларына теләсә нинди ихтыяҗларга, шул исәптән эш дәфтәрләренә дә, акча җыюны тыярга кирәк. Моннан тыш, алар ата-аналар комитеты, белем бирү оешмаларының попечительләр советы, шулай ук төрле хәйрия фондларына ата-аналардан акча җыюга юл куймас өчен чаралар күрергә тиеш.

Мәгариф органнары җитәкчеләренә 2014 елның 10 октябренә кадәр ата-аналар, ата-аналар комитеты, попечительләр һәм хәйрия фонды җитәкчеләренә әлеге хатның нигезләмәләрен җиткерү, аларны белем бирү оешмаларының стендларында урнаштыру, хезмәт коллективын аның белән таныштыру зарур.

Белем бирү оешмасы адресына финанслау чыганагы ата-аналар акчасы булган төрле чараларны (экскурсия, театр, кинога бару һ.б.) көчләп тагу турында гаепләү булмасын өчен, ата-аналарга бу чараны белем бирү оешмасы катнашыннан башка гына мөстәкыйль оештырып булуны аңлатырга кирәк. Белем бирү процессы өчен кирәкле матди чаралар турында гамәлгә куючыга вакытында хәбәр ителергә тиеш.

Урыннардагы мәгариф органнары җитәкчеләренә әлеге хатның үтәлешен тикшерүне, шулай ук андагы нигезләмәләрне бозган белем бирү оешмаларының вазифаи затларын дисциплинар җаваплылыкка тартуны оештырырга кирәк.

Башкарылган эшләр турында Татарстан мәгариф һәм фән министрының үзенә хәбәр итү мәслихәт.                  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100