news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2015 елның гыйнвар аена эш планы билгеле булды

Елның беренче аенда республика семинары – татар гимназияләре директорлары өчен киңәшмә һ.б. чаралар үткәрелә

 (Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гыйнвар аенда үткәрәчәк төп чаралар планында (министрлык сайтында бу хакта белешмә бар) түбәндәгеләр каралган.

13-31 гыйнвар көннәрендә укучыларның француз теле, астрономия, география, физика, инглиз теле, химия, сәнгать (дөнья сәнгате мәдәнияте), рус әдәбияты, информатика, тарих, тормыш иминлеге нигезләре, биология, җәмгыять белеме, физик тәрбия, экономика буенча бөтенроссия олимпиадаларының төбәк этабы узачак. Олимпиадаларның кайберләрен  үткәрү вакыты һәм урыны әлегә тәгаенләнмәгән.

22-23 гыйнварда исә Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә ТР гомумбелем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм педагоглары өчен “Патологияләрнең мәктәп формасын массакүләм беренчел профилактикалау сәламәтлек саклау технологияләрен тормышка ашыру” дип исемләнгән семинар үткәреләчәк.

23е көнне Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясендә Ризаэддин Фәхретдин исемендәге республика педагогик укулары уздырыла.

26-28 гыйнварда КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы уздырачак тагын бер чара – “XXI гасырда әдәбият белеме һәм эстетика” XII Бөтенроссия фәнни конференциясе була.

29ы көнне республика семинары – татар гимназияләренең директорлары өчен киңәшмә үткәрелер дип көтелә. Аны уздырылу урыны – Яр Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясе.

Гыйнварның икенче ун көнлегендә Республикакүләм V “Онегин укулары” узачак. Казанның 75 санлы гимназиясендә бу вакытта укучыларның “Раштуа укулары” VII республика фәнни-тикшеренү конференциясе дә булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100