news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында - федераль дәүләт белем бирү стандартлары турында

Киңәшмәдә катнашучыларның стандартлар проектлары эчтәлегенә кагылышлы фикер-тәкъдимнәре, гомумиләштерелеп, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгына юлланачак

(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында федераль дәүләт гомумбелем бирү стандартлары проектлары буенча республика киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә ТР Президенты Аппараты, ТР Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР иҗтимагый оешмалары вәкилләре, педагогик вуз ректорлары, урта педагогик һөнәри уку йортлары, муниципаль мәгариф идарәләре җитәкчеләре, мәктәп директорлары һәм укытучылары катнашты.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайт хәбәрләренә караганда, киңәшмәдә катнашучыларның стандартлар проектлары эчтәлегенә кагылышлы фикер-тәкъдимнәре, гомумиләштерелеп, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгына юлланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot