news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы методик материаллар конкурсына нәтиҗә ясады
Бәйгедә республиканың 26 муниципаль берәмлегеннән 54 хезмәт катнашкан
Скопировать ссылку
(Казан, 6 март, “Татар-информ”). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы балаларны һәм яшьләрне ришвәтчелеккә каршы торырлык итеп тәрбияләү проблемалары буенча методик материалларга уздырылган республика конкурсына нәтиҗәләр ясады. Рәсми хәбәрләргә караганда, әлеге конкурс 2008 елның 15 октябреннән 25 декабрьгә кадәр уздырылган иде. Бәйгедә республиканың 26 муниципаль берәмлегеннән 54 хезмәт катнашкан.
Нәтиҗәдә конкурсның “Мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре һәм югары, урта махсус уку йортлары студентлары өчен автор программалары һәм методик эшкәртмәләр” номинациясендә беренче урынны - Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтының “Коррупциягә каршы сәясәт” махсус курс программасы, балалар һәм яшьләрне тәрбияләүгә кагылышлы номинациядә Әлки районының Яңа Сәлмән урта мәктәбе эшкәртмәсе (авторы А.Савинов) алган.
Бәйгенең лауреатлары да билгеләнде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot