news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе узды

Коллегиядә мәгариф системасын яңа буын гомуми белем бирү стандартларын кертүгә әзерләүгә, республика мәктәпләрендә Спорт һәм сәламәт яшәw

Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Казанда ТР Мәгариф һәм министрлыгының коллегиясе узды. Утырышта ТР Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинеты вәкилләре, коллегия әгъзалары, урта, югары педагогик һөнәри белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы аппараты хезмәткәрләре, муниципаль районнардагы мәгариф бүлекләре (идарәләре) һәм информацион-методик үзәкләр җитәкчеләре катнашты.
Коллегиядә мәгариф системасын яңа буын гомуми белем бирү стандартларын кертүгә әзерләүгә, республика мәктәпләрендә Спорт һәм сәламәт яшәү елын узлдыру буенча бурычларны тормышка ашыруга, республиканың Әтнә муниципаль районында мәгариф системасы торышын комплекслы өйрәнүнең нәтиҗәләренә, Яшел Үзән муниципаль районында наркотикларга каршы профилактика эшен оештыруга кагылышлы мәсьәләләр каралды дип хәбәр итә министрлыкның рәсми сайты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100