news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы балаларны мәдәният учреждениеләренә йөртү проекты әзерләгән

Балаларның театр-музейларга йөрүенә мин беркайчан да каршы булмадым, ди министр Энгель Фәттахов һәм шул хакта шәрехли

 (Казан, 10 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Мәктәпләрдә укытучылар гадәттә бирә торган хисаплар саны быел 25 процентка, ә балалар өчен уздарыла торган мәдәни чаралар 30 процентка кыскартылган. Бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында узган очрашуда ТР Премьер –министр урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тулырак тукталып үтте.

Аның фикеренчә, укытучылар, беренче чиратта, балаларга белем бирү һәм белем дәрәҗәсен күтәрү өстендә эшләргә тиеш. Ә мәдәни-күңел ачу чараларын балаларның каникуллары вакытында яки дәресләрдән соң уздыру кулайрак. “Балалар дәресләрне күбрәк калдырган саен, белем дәрәҗәсе ныграк какшый”, - диде ул журналистларга.

Ул, шулай ук, мәктәпләрдә әти-әниләрдән акча җыю хакында да сүз алып барды. Бу мәсьәләне ул бик җитди дип атады һәм әти-әниләрдән бу уңайдан килгән шикаятьләрнең кимемәвен дә әйтеп узды. Шуңа да ТР мәгариф һәм фән министры, республика прокуратурасы белән киңәшмәләр үткәргәннән соң, Яңа елга кадәр мәктәпләрдә балалардан өстәмә акча җыюны бөтенләй тыярга, дигән карарга килгән.

Мәктәпләрдәге ниндидер мәсьәләләрне әти-әниләр хисабына чишәргә ярамый, дип саный министр Энгель Фәттахов. Мәктәпләрдә акча җыюны тыюны ул коррупциягә каршы алып барыла торган эш икәнен дә ассызыклады.

“Безнең балаларыбыз театр-музейларга йөрергә тиеш һәм без моңа беркайчан да каршы булмадык. Тәрбия белән белем бирү процессы бергә алып барылырга тиеш. Әмма кайбер мәгариф оешмаларында укытучылар хәтта үз акчаларына билетлар сатып алырга мәҗбүр − бу дөрес гамәл түгел”, - диде министр. Бу эшне Энгель Фәттахов системалы итү яклы. Балаларны мәдәни чараларга алып бару проекты инде булдырылган, һәм 13 ноябрь көнне мәгариф һәм фән министры аны мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә тәкъдим итәчәк.

Әлеге проект нигезендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Мәдәният министрлыгы, мәдәният учреждениеләре белән килешү төзиячәк, мәдәният учреждениеләренә бару өчен уку графигында аерым көннәр билгеленәчәк, баланың чарага баруы ирекле булуы исәпкә алачак, мәдәни чарага билетлар әти-әниләргә шәхси очрашуда, әти-әниләр җыелышлары вакытында тәкъдим ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100