news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов: ««Татарстан почтасы» предприятиесе булды, бар һәм булачак»

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов: ««Татарстан почтасы» предприятиесе булды, бар һәм булачак»

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Ирина Пашкеева). Бүген ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында «Татарстан почтасы» ААҖ хезмәткәрләрен Казанда почта элемтәсе предприятиеләрендә өзлексез эш оештырганнары, эштәге югары күрсәткечләр һәм тармакка шәхси өлешләре өчен «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медальләре белән бүләкләү булды. ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов предприятиенең 36 хезмәткәренә әлеге бүләкләрне тапшырды.

«Почта тармагы һәрвакыт, беренче чиратта, кешеләре белән данлыклы булды», - диде Фәрит Фазылҗанов бүләкләү тантанасын ачканда. Алар төрле профессия кешеләре – почтальоннар, йөртүчеләр, бүлек башлыклары, икътисадчылар, юристлар. Аларның барысы да һөнәри генә түгел, шулай ук зур социаль йөкләмәләр үтиләр. Почтачылар республика үсешенә нәтиҗәле өлеш кертә, бу турыда аларның эш нәтиҗәләре һәм халыкның рәхмәт сүзләре дәлилли. Почта тармагы хезмәткәрләренең эше ТР Хөкүмәте тарафыннан да югары бәяләнә, дип билгеләп узды министр.

«Татарстан почтасы» алдында бүген эшнең нәтиҗәсен арттыру буенча җитди бурычлар тора, шул исәптән предприятиене яңадан оештыру буенча да, дип билгеләп узды Фәрит Фазылҗанов. «Татарстан почтасы» предприятиесе булды, бар һәм булачак. Минем карашка ул нәтиҗәле үсә. Бик яхшы күрсәткечләргә ирешелгән», - диде министр.

«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медальләре эшчәнлеген 80 почта элемтәсе бүлекләре һәм күчерү участогы башкара торган «Казан почтамты» хезмәткәрләренә тапшырылган. «Казан почтамты»нда 1282 кеше эшли, аларның 172се - бүлек башлыгы, 317 оператор, 420 почта ташучы, 57 сортлаучы. Соңгы биш ел эчендә бер хезмәткәргә керем 3,2 тапкыр арткан, бер айга 15 мең сум тәшкил итә. Хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакы 2000 елдан 4,6 тапкыр арткан. Социаль төрдәге түләүләр суммасы бер кешегә 1256 сум тәшкил итә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100