news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР мөфтиятенә Малайзиядән делегация килде

Делегациянең төп максатлары рәтендә – ислам “тәрәзләрен ачу”, ислам банкингы һәм финансларын үстерү буенча эшчәнлек планын әзерләү

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”). Бүген ТР мөфтиятенең конференц-залында ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, РФ мөселманнары эшмәкәрләре ассоциациясе президиумы әгъзалары Малайзия делегациясе вәкилләре белән очрашты. Делегация составында “MATRADE” дәүләт корпорациясе, “IBFIM” ислам финансларын үстерү буенча Малайзия Үзәк банкы бүлекчәсе һәм “Unirazak” университеты вәкилләре бар иде.

Малайзия кунакларының Россиягә, шул исәптән Татарстанга килүенең төп сәбәбе – ислам “тәрәзләрен ачу” һәм, ислам банк продуктларын эшләтеп җибәрүнең техник-икътисади нигезләмәсен булдыру максатыннан, хокукый һәм икътисади мохитне өйрәнү, ислам банкингы һәм финансларын үстерү буенча эшчәнлек планын әзерләү.

Очрашуда Рөстәм хәзрәт Батров һәм Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Марат Кабаев Малайзия белгечләренә визитлары һәм мөселман республикаларына күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәтләрен җиткерде, Татарстанда ислам банкингы юнәлешенең үсеше белән кызыксынуларын белдерде, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100