news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР мөфтиенең экс-урынбасары Вәлиулла Якуповны үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган

Хәзерге вакытта һәлакәт урынында тикшерү-оператив төркеме эшли, җинаятьнең барлык нечкәлекләре ачыклана

(Казан, 19 июль, “Татар-информ”). РФ буенча Тикшерү Комитетының ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан, ТР мөфтиенең экс-урынбасары Вәлиулла Якуповны үтерү факты буенча, РФ ҖК 105 нче маддәсе (үтерү) нигезендә җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия ТК сайтында хәбәр ителә.
Хәзерге вакытта һәлакәт урынында тикшерү-оператив төркем эшли, җинаятьнең барлык нечкәлекләре ачыклана. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
 “Татар-информ” МА элегрәк хәбәр иткәнчә, бүген иртәнге сәгать 10 да Казанның Заря урамы буенча йорт подъездларының берсендә Вәлиулла Якуповка берничә ату оештырыла, нәтиҗәдә ул үз автомобиле салонында җан бирә.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot