news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР мөфтие Женевада БМО Советы сессиясе эшендә катнаша

Анда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан "Ислам - тынычлык дине: конфессияара килешеп яшәү" темасына сөйләшү оештырылды

 (Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген, 18 сентябрьдә, Женевада БМО Советы сессиясе үздырыла. Сессия кысаларында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан "Ислам - тынычлык дине: конфессияара килешеп яшәү" (“Ислам религия мира: гармоничное сосуществование конфессий”) дигән темага сөйләшү оештырылды. "Түгәрәк өстәл"дә Татарстан Республикасы Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары – Президентның Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр һәм башкалар катнашты.

Түгәрәк өстәл Татарстанның динара мөнәсәбәтләр тәҗрибәсе белән уртаклашудан гыйбарәт булды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Берләшкән милләтләр оешмасы әгъзаларын республика мөселман өммәте һәм татарларның Ислам тарихы белән таныштырды. Чарада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге, юнәлешләре тәкъдим ителде, республикадагы мөселманнарга, дини вәзгыятькә багышланган видеолар күрсәтелде, дип хәбәр иттеләр Татарстан мөфтиятеннән.

(Фотосурәт http://dumrt.ru сайтыннан алынды).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100