news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Хаҗдан кайтучы беренче төркемне каршы алды

Хаҗдан әлегә барлыгы 80 кеше кайтты.

ТР мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Хаҗдан кайтучы беренче төркемне каршы алды
Ильнар Тухбатов

(Казан, 31 август, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). “Казан” Халыкара аэропортында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Хаҗдан кайтучы 80 кешелек беренче төркемне каршы алды. Дубай маршрутыннан кайтучылар “эконом авиа” программасы белән кайтты. Хаҗиларны “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе дә каршы алды.

“Хаҗилар үзләренә йөкләнгән барлык сынауны да үтәп кайткан төркем булып саналалар. Иң кыска Хаҗ – ике атна, иң озыны - утыз өч көн. Иң озын Хаҗда булган кеше андагы тыюлыкларны күтәрергә тиеш. Өстәмә тыюлыклардан чыкмыйча, Хаҗ кылып кайтучы кеше, Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә каршында яңадан туган бала кебек, гөнаһсыз булып санала. Хаҗга бару авыр, ул - бик тә җаваплы эш. Хаҗга барып, тулысынча барлык вазифаларны үтәп кайтканнан соң, соңгы сулышка кадәр хаҗилык хәлен саклау – иң авыр сынауларның берсе булып санала. Аллаһ һәр Хаҗига шушы сынауны үтәргә җиңеллек бирсен иде”, - диде Рөстәм хәзрәт.

“Хаҗга барган иң өлкән кешегә - җитмеш яшь, ә иң яшенә - егерме биш. Бүгенге кайтучылар 175 мең сумга бардылар. Әйтергә кирәк, күбрәк эконом вариантны сайлыйлар”, - ди Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин.

Хаҗдан кайтучылар арасында Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров та бар иде. Аның сүзләренчә, быелгы Хаҗ сәфәре хәвеф-хәтәрләрсез булган. Ул яшәү һәм тору шартларын бик уңай яктан гына бәяләде.

“Быел Татарстаннан барлыгы 1800 кеше Хаҗ кылды. Алар барысы да “ДУМР РТ Хаҗ” рәсми Хаҗ операторын сайлады”, - ди ТР Мөселманнарының диния нәзарәте вәкиле Айдар Бикмөхәммәтов.

Хаҗиларны каршы алучылардан татар эстрадасының популяр җырчылары – Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар да булды. Гүзәлем сүзләренчә, бер ай элек аның әтисе – Илфак Шиһапов беренче тапкыр Хаҗга барган. “Әтием август башында киткән иде, инде бер ай да узган. Әтине каршы алырга килдек, Аллага шөкер, ул исән-сау кайтып җитте.

Хаҗга бару – һәрбер мөселманның хыялы. Әтием дә Хаҗга барырга бер ел дәвамында әзерләнгән иде, туганнар, әнием дә психологик яктан әзер булып торды, чөнки әтинең әле бездән бер айга киткәне юк иде. Ниһаять, аның хыялы чынга ашты, без бик шатбыз. Әти белән Вацаптан хәбәрләшеп тордык, ул безгә кайда яшәгәннәрен язып торды, безгә дә бик кызык булды”, - дип сөйләде Гүзәлем Миңнеханова.

247 кешедән торган иң зур хаҗилар төркеме 17:00 сәгатьтән соң “Казан” аэропортына кайтып төшәр, дип көтелә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100