Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР мөфтие Согуд Гарәбстанының гаилә хокуклары белгече белән очрашты
Кунак Россия ислам институтында гарәп телендә "Мөселман гаиләләрен ныгыту һәм гаилә низагларын чишү" дигән темага лекция укый
(Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Бәйт әл-Хибра" гаилә үзәге директоры һәм гаиләләр хокукы буенча белгеч, доктор Хәлид ибн Сауд әл-Хулейби (Согуд Гарәбстаны) белән очрашты.
Очрашу барышында Камил хәзрәт Согуд Гарәбстанынан килгән кунакка нәзарәт эшчәнлеге турында сөйләде. Казанда гаилә кыйммәтләренә багышланган вәгазьләр сөйләнә һәм мөселманнар гаиләләре белән дини бәйрәмнәргә җыела торган Гаилә мәчете эшләве хакында җиткерде.
Чит ил кунагы, үз чиратында, Гаиләләрне үстерү югары институты һәм Гаиләләрне саклау ассоциациясен җитәкләвен хәбәр итте. Мәгариф һәм рухи тәрбия өлкәсендә тәҗрибә уртаклашырга өмет баглавын белдерде.
23 сентябрьдә сәгать 2дә Хәлид ибн Сауд әл-Хулейби Россия ислам институтында гарәп телендә "Мөселман гаиләләрен ныгыту һәм гаилә низагларын чишү" дигән темага лекция укый. Әлеге дәрескә теләгән һәркем килә ала, керү – ирекле, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз