news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР мөфтие: “Россия Конституциясе көне безнең өчен бердәмлек һәм гаделлек көненә әйләнде”

Камил хәзрәт Сәмигуллинның РФ Конституциясе көне уңаеннан республикада яшәүчеләргә мөрәҗәгать итте

 (Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Россия Конституциясе көне уңаеннан республикада яшәүчеләргә мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
“Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ!
Ике дистә ел элек Россия гражданнары Россия Федерациясе Конституциясен – төрле милләт, дин, сәяси юнәлешләр вәкилләрен берләштергән һәм җәмгыятьнең борылыш чорында сәяси тотрыклылыкның, тыныч һәм үзара килешеп яшәүнең нигезенә әйләнгән документын кабул итә.
1993 елның 12 декабрендә төп хокуклар, шул исәптән вөҗдан һәм дини ирек хокукы билгеләнде, шулай ук дөньяви дәүләт статусы игълан ителде.
Дөньяви дәүләт ул атеистик дәүләт түгел һәм ул дин белән көрәшми. Дөньяви дәүләттә барлык диннәргә һәм милләтләргә тигез һәм ихтирамлы караш. РФ Конституциясе мөселманнарга бернинди каршылыксыз мәчетләр төзергә, инфраструктураны үстерергә, дини гыйбадәтләрне башкарырга мөмкинлек бирә.
РФ Конституциясе катлаулы 90нчы елларда илебезне җимерелүдән саклап калды. Илнең төп документы принциплары ярдәмендә соңгы 20 елда Россия мөселман өммәте ныгый һәм үсә бара. Соңгы 20 елда Татарстанда 1400дән артык мәчет төзелде, 10 мәдрәсә һәм Россия ислам университеты югары дини уку-йорты ачылды.
Ватанны ярату, бабаларыбызга тугрылык саклау һәм киләсе буыннар алдында җаваплылык хисен тоеп, аларны рухи яктан бай, әхлаклы итеп тәрбияләү һәркемнең бурычы. Шул хакта онытмаганда гына без милли ихтыяҗларны саклый һәм илне муллыкка, үсешкә илтә алабыз.
РФ Конституциясе безнең өчен бердәмлек һәм гаделлек көненә, Россия халыкларының милләтара дуслыгы бәйрәменә әверелде”, - диелгән ТР мөфтие мөрәҗәгатендә.
Фотосурәт dumrt.ru сайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100