news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ТР мөфтие М.Шәймиевне иң йогынтылы мөселманнарның берсе дип танылуы белән котлады
Республикада төрле конфессияләрнең дус–тату яшәү моделе мөселман тарихының аерылгысыз өлешенә әверелде
Скопировать ссылку
(Казан, 26 ноябрь, “Татар–информ”). ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевне дөньяның иң йогынтылы мөселманнарының берсе дип танылуы белән котлады. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Хөрмәтле Минтимер Шәрипович!
Киң җәмәгатьчелеккә Сезнең Джорджтаун университеты каршындагы мөселман–христиан үзара килешүе буенча Вәлид ибн Талал үзәге Король ислам тикшеренүләр үзәге белән берлектә үткәргән тикшеренүләр буенча дөньяның иң йогынтылы мөселманнары рейтингына керүегез мәгълүм булды.
Әлеге уңайдан ТР мөселманнары Диния нәзарәте Татарстан мөселман бергәлеге исеменнән Сезне бу мөһим вакыйга белән котлый һәм нәтиҗәле эшчәнлегегездә яңадан–яңа уңышлар теләп кала.
Шуны аерым искәртәсем килә, Сезнең зирәк сәясәт алып баруыгыз нәтиҗәсендә республикада төрле конфессияләрнең дус–тату яшәү моделе мөселман тарихының аерылгысыз өлешенә әверелде һәм ул дөнья сәясәтчеләре өчен үрнәк булып тора.
Сезнең җәмгыятьтә рухиятне ныгыту буенча ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән алып барган уртак эшегез алга таба да дәвам итәр дип өметләнәбез.
Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет һәм ныклы сәламәтлек теләп калабыз”, – диелә Татарстан мөфтиенең котлавында.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2