news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР мөфтие Мәккәдә Татарстан хаҗилары белән аралашты

Татарстанлылар хәзер олы хаҗ кылу гыйбадәтләренә әзерләнә

 (Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”). 28 сентябрь төнендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “ДУМ РТ Хадж” программасы буенча изге сәфәргә чыкканнарның соңгы төркемнәре Мәккәгә килеп җитте. “Олы хаҗ гамәлләрен башкаручылар өчен Согуд Гарәбстаны хәзер үз чикләрен япты. Шулай итеп, татарстанлылар, Аллага шөкер, изге җирләргә килеп җитеп, хәзер олы хаҗ кылу гыйбадәтләренә әзерләнәләр. Кичә исә Татарстан хаҗилары янына мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин килде һәм алар яши торган кунакханәләрдә булып, яшәү шартлары белән танышты”, - дип Мәккәдән Татарстан мөфтиятенә хәбәр итте “Яңа гасыр” телеканалы “Нәсыйхәт” тапшыруының автор һәм алып баручысы Ләйсирә Фазлыева.

Татарстан мөфтие хатын-кызлар, ир-атлар өчен әзерләнгән бүлмәләрне, ашханәне, уку залын карады һәм дин кардәшләребез белән аралашты, аларга үзенең җылы теләкләрен җиткерде. Берничә көннән исә кунакханә биналары бушап калачак - мөселманнар кабат ихрам халәтенә кереп, олы хаҗ гамәлләрен үтәргә ниятләп, Мина үзәнлегенә кузгалачак. Аңа кадәр инде 3 атна диния нәзарәтенең хаҗ төркеме имамнары көн саен өстәмә дәресләр үткәрә, вәгазьләр оештыра, диелә әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100