news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР мөфтие, Мәккәдәге фаҗига уңаеннан, кайгы уртаклашу белдерде

Соңгы мәгълүматлар буенча, фаҗига корбаннары - 107 кеше, 230 кеше зыян күргән

 (Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). ТР мөфтие Камил Сәмигуллин, Мәккәдәге фаҗига уңаеннан, кайгы уртаклашу белдерде, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Искәртеп үтик: Согуд Гарәбстанында Мәккәдә мәчет территориясенә төзелеш краны авып төшү сәбәпләрен тикшерәләр. Якынча мәгълүматларга караганда, фаҗига көчле җил һәм яңгыр нәтиҗәсендә булырга мөмкин. Коткаручылар берничә сәгать дәвамында төзелеш калдыкларын тикшерә, гадәттән тыш хәл урынында ашыгыч ярдәм бригадасы эшли. Соңгы мәгълүматлар буенча, фаҗига корбаннары 107 кешегә җиткән, яралылар саны - 230.

"Татарстан мөселманнары исеменнән һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашам һәм Аллаһы Тәгаләдән зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын сорыйм. Бу фаҗига беркемне дә битараф калдырмый, бөтен мөселман дөньясы алар өчен дога кылачак. Бу фаҗига миллионлаган кешенең хаҗ кылуы вакытында булган. Һәлак булучылар Аллаһыдан ризалык алырга һәм аңа якынаерга теләгән һәм аның алдында бурычларын үтәгәннәр. Шуңа күрә Аллаһыдан, һәлак булучыларның гөнаһларын кичереп, аларны җәннәткә кертсен дип телибез. Без - Аллаһыдан, һәм аңа кире кайтырга кирәклеген онытмаска кирәк!" - дип белдерелгән Камил Сәмигуллин кайгынамәсендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot