Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР мөфтие корбан чалу өчен төзелгән махсус комплекска чит ил кунакларын алып барды
Бүген Татарстанда рәсми рәвештә беренче корбан чалу өчен махсус комплекс ачыла
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин корбан чалу өчен төзелгән махсус комплексны Төркия кунакларына күрсәтте.
Профессор, доктор, Төркиянең Дин эшләре идарәсенең мәгариф департаменты директоры Али Эрбаш, шулай ук Төркия Республикасының Мәскәүдәге илчелегенең дин эшләре буенча киңәшчесе, доктор Айгюн Дурсун Казанга мәдрәсә һәм мәчетләр каршындагы курс укытучыларының квалификациясен артыру курсларында катнашу өчен килгән иде.
Мөфти Камил хәзрәт чакыру буенча алар ТРның Лаеш районы Сокура бистәсендә корбан чалу комплексы белән таныштылар. Мәртәбәле кунаклар фикеренчә, әлеге комплекс заман таләпләренең барысына да һәм санитария нормаларына туры килә. Татарстанда корбан чалу өчен беренче махсус комплекс, Корбан бәйрәме уңаеннан, бүген рәсми рәвештә ачыла.
Быел ТР мөселманнары Диния нәзарәте башлангычы белән "Әл-Хәләл" ҖЧҖ белән берлектә, Казан мәчетләре янында чалынган корбан хайваннары калдыкларын эшкәртүгә озату оештырыла. Моның өчен махсус контейнерлар бүлеп бирелә, аларны башта республиканың Лаеш районына, аннары эшкәртү өчен Алабугадагы заводка җибәрелә. Бу хезмәт санитар нормаларны үтәү максатларында бушлай күрсәтелә, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз