Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР мөфтие, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, татарстанлыларга мөрәҗәгать итте
Күпмилләтле Татарстан өчен Халыклар бердәмлеге көне төрле милләт һәм дин вәкилләренең берләшү билгесе булып тора, ди ул
(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан республикада яшәүчеләргә мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
“Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!
Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ!
Мөхтәрәм җәмәгать!
Күп милләтле Татарстан өчен Халыклар бердәмлеге көне төрле милләт һәм дин вәкилләренең берләшү билгесе булып тора. Бу көн безнең өчен аерым бер мәгънәгә ия. Коръәндә әйтелгән: “И кешеләр, Без сезләрне ир вә хатын итеп халык кылдык, вә сездән халыклар вә кабиләләр кылдык бер-берегезне танып белер өчен (Хүҗүрат сүрәсе, 13 нче аять)”.
Республикабыздагы бердәмлек - ул милләтләр килешеп яшәвенә күркәм бер үрнәк. Һәм милләтләрнең үзара татулыгы туган җиребез тынычлыгын, үсешен тәэмин итүче күрсәткеч дип саныйм.
Тарихтан күренгәнчә, иң кыен вакытларда, шартларда Россиянең төрле милләт, дин вәкилләренең килешүе төрле авырлыклардан чыгарга, алга таба барырга, үсәргә этәргеч биргән.
Тарих кабатлана килә, 21 нче гасыр бусагасында да буыннар арасындагы бәйләнешне, халкыбызның тарихи, мәдәни, рухи кыйммәтләрен саклау, яшь буында ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү сораулары калка.
Аллаһы Тәгалә ил-көннәребезгә иминлек, тынычлык, бәрәкәт сорап кылган догаларыбызны кабуллардан кылып, төрле халыкларга үзара килешеп, дустанә яшәргә ярдәм итсә иде”, - диелгән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгатендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз