news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР мөфтие Хәнәфи мирасы буенча консультатив совет оештыру турындагы боерыкны имзалады

Консультатив совет республика мөселманнарын хәнәфи мәзһәбенең бердәм дини тәгълимат-хокукый киңлеге тирәсендә берләштерү максатыннан оештырыла

(Казан, 3 март, “Татар-информ”). ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый Хәнәфи мирасы буенча консультатив совет оештыру турындагы боерыкны имзалады. Ул ТР дини уку йортлары вәкилләре, шулай ук хәнәфи мәзһәбе хакында хәбәрдар белгечләрдән торачак.
Консультатив совет республика мөселманнарын хәнәфи мәзһәбенең бердәм дини тәгълимат-хокукый киңлеге тирәсендә берләштерү максатыннан оештырыла. Совет хәнәфи мәзһәбе күзлегеннән караганда гыйбадәт кылу тәҗрибәсенә кагылышлы проблемалар буенча бәяләмәләр әзерләячәк.
Совет составына Россия Ислам университетыннан – ике, ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, Казан ислам көллияте, Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама, Нурлат, Буа, Урыссу һәм Мамадыш мәдрәсәләреннән берәр вәкил керәчәк, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Искәртеп узабыз, Татарстан мөселманнарының 27 февральдә узган корылтаенда ясаган чыгышында, республика Президенты Минтимер Шәймиев татарлар өчен традицион саналган хәнәфи мәктәбе, Әбу Хәнифә тәгълиматын популярлаштыру белән шөгыльләнү кирәклеге хакында әйткән иде.


news_right_1
news_right_2
news_bot