news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР мөфтие хәләл төшенчәсен аңлатучы, “Хәләл” комитеты эшчәнлеген яктыртучы фильмнар эшләү, дисклар чыгару кирәклеге турында белдерде

Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты яңа офисында булды

(Казан, 30 апрель, “Татар-информ”). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты яңа офисында булды. Комитетның яңа эш бүлмәләре Тукай урамындагы 3 нче йортта урнашкан. Мөфти, яңа офисны карагач, халык арасында хәләл ризыкларны тагын да популярлаштыру мөһимлеген ассызыклады. Бу уңайдан хәләл төшенчәсен аңлатучы һәм “Хәләл” комитеты эшчәнлеген яктыртучы фильмнар эшләү, дисклар чыгару кирәклеге турында әйтте.
Яңа бинага күчү уңаеннан үткәрелгән очрашуда шулай ук мөфти урынбасарлары Илдар хәзрәт Баязитов, Нияз хәзрәт Сабиров, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, комитет белән хезмәттәшлек итүче оешмалар, “Арт Лайф” компаниясе вәкилләре катнашты.
Комитет җитәкчесе Марат Низамов хәләл товарлар җитештерү өлкәсендәге эшчәнлек турында җентекләп сөйләде. Комитетның төп эш юнәлешләре белән таныштырды. Аннары Омск шәһәренең “Арт Лайф” компаниясе турында фильм күрсәтелде. Әлеге предприятиенең Казандагы директоры Ринат Галимов “хәләл” маркалы товарлар җитештерүнең артуын һәм мөселман илләрендә зур кызыксыну уятуы хакында билгеләп узды. Чарада әлеге компания ризыкларыннан авыз итү мөмкинлеге дә булдырылган иде.
Чарада “Хәләл” комитетының төп партнеры “Тест-Татарстан” оешмасы генераль директоры Наталья Кондратьева һәм “Хәләл индустриясе милли ассоциациясе” (“НАСИХ”) рәисе Альберт Халитов та катнашты. Алар “Хәләл” комитетының бүгенге көндә Россия һәм Татарстанның 70 предприятиесендә хәләл ризык җитештерүгә күзәтчелек итүче җитди оешмага әверелүен билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot