news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР мөфтие Чирмешән мөселманнары белән аралашты һәм Коръән-хәтем чыгуда катнашты

Мөфти Чирмешән районы имамнарына дини эшчәнлек алып баруда зур тырышлыклары өчен рәхмәтен җиткерде

 (Казан, 18 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чирмешән мөселманнары белән очрашты. Район мәдәният йортында уздырылган чарага авыл имамнары, актив мөселманнар, абыстайлар, мөгаллимнәр җыелды. Анда шулай ук район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да килгән иде.

Район җитәкчесе мөфтият белән район хакимияте арасында алып барылган нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен мөфтигә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Дин әһелләренең һәм җитәкчеләрнең үзара аңлашып эшләве мөселманнарга кагылышлы күп кенә сорауларны вакытында хәл итәргә ярдәм итүен билгеләп узды.

Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең чыгышында имамнарның бердәм булып, бер фикергә килеп эшләүләре, динебезгә хезмәт итүләре мөһим булуны ассызыклады. Мәгълүм булганча, нәкъ шушы нияттән нәзарәт белгечләре дини йолалар тәртибен әзерләп, имамнарга таратты. Авылларда дини эшчәнлек алып баруга ярдәмлек буларак “Шура” журналы нәшер ителә. Мөфтит Голәмәләр шурасы эшчәнлегенә тукталды. Озакламый һәркем үзен кызыксындырган дини сорауны бирә алсын өчен махсус сайт эшли башлаячагын хәбәр итте.

Мөфти Чирмешән районы имамнарына дини эшчәнлек алып баруда зур тырышлык куйганнары өчен рәхмәтен җиткерде. Биш муллага нәзарәтнең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Район имам-мөхтәсибе Минсәгыйрь хәзрәт Миншин сүзләренә караганда, бүгенге көндә районда 24 мәчет эшләп килә. Тагын 1 мәчет төзү эшләре башланган. «Әгәр элегрәк мәчетләргә җомга намазына 5-6 кеше генә җыелса, хәзер намаз укучылар саны артты. Даими рәвештә атна саен мәдәният йортларында берничә дини чара уздырыла, мәчетләрдә балалар өчен укулар, конкурслар оештырыла. Укуларны оештырырга абыстайлар бик булыша. Моннан тыш, районда “Нурлы Чирмешән” дип аталган дини газета та чыгарыла”, - дип сөйләде мөхтәсиб.

Очрашу ахырында Камил хәзрәт мөселманнарның күп санлы сорауларына җавап бирде. Аннары мөфти хәзрәтләре район Җәмигъ мәчетендә Коръән-хәтем чыгуда катнашты. Район үзәк мәчетендә март аенда һәм Рамазан башланганчы Коръәнне тулысынча укып чыгу үзе бер үрнәк гадәткә әверелгән.

Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100