news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР мөфтие Болгарда эшлекле киңәшмә уздырды

Мөфтияттән шул хакта хәбәр бар

 (Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”). Кичә, 4 ноябрьдә, Спас районында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә эшлекле киңәшмә үтте. Чарада мөфтинең урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Спас районы имам-мөхтәсибе Фәрхәд хәзрәт Минсәгыйров, Болгардагы Ак мәчет имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Фәхретдинов, “Болгар” тарихи-археологик музей-тыюлык вәкилләре һәм район хакимияте хезмәткәрләре катнашты.

Очрашуда ТР МДНнең музей-тыюлык белән хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре, Ак мәчетнең эшчәнлеге һәм аның базасында төрле чаралар үткәрү мәсьәләләре каралды, дип хәбәр таратты ТР мөселманнары Диния нәзарәтнең матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot