news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР мөфтие Балтач районы мөселманнары белән очрашты

Балтачның "Миңлегөл" мәчете ачылганга 10 ел тулу уңаеннан чаралар оештырылды

 (Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). Кичә ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Балтач районында булды. Анда Балтачның "Миңлегөл" мәчете ачылганга 10 ел тулу уңаеннан чаралар оештырылган иде. Мөфти әлеге бәйрәм чарасында катнашты һәм район мөселманнары белән очрашты. Очрашуда шулай ук мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Балтач имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашты.

Мөфти белән очрашуга районның барлык имамнары һәм тирә-як районнардан имам-мөхтәсибләр җыелган иде. Дин әһелләре авыл җирлекләрендәге мәчетләр эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр, дини белем бирү һәм башкалар хакында сөйләштеләр.

Камил хәзрәт авылларда динебез кыйммәтләрен халыкка җиткерүче имамнарның гозерләрен тыңлады, сорауларына җавап бирде һәм эшләрендә уңышлар теләде. Шулай ук ул Җәлил хәзрәтнең, әнисе мәрхүм булу сәбәпле, кайгысын уртаклашты.

Мөфтиятнең виртуаль дөньядагы битендә шул хакта хәбәр ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100