Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР мөфтие 1436 нчы һиҗри елы башлану уңаеннан РФ Тышкы эшләр министрлыгында уздырылган тантанада катнашты
Министр Сергей Лавров Казан белән бәйле халыкара чараларның дәрәҗәсе елдан-ел артуна игътибарны юнәлтте
(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”). Кичә, 29 октябрь көнне, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүдә 1436 нчы һиҗри елы башлану уңаеннан РФ Тышкы эшләр министрлыгында уздырылган тантанада катнашты. Әлеге чарада Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров чыгыш ясады. Министр Казан белән бәйле халыкара чараларның дәрәҗәсе елдан-ел артуны билгеләп узды.
“Россия һәм ислам дәүләтләре арасындагы элемтәләр күпкырлы. Казанда уздырыла торган Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең халыкара икътисадый саммиты дәрәҗәсе үсә бара. Якын киләчәктә “Россия – ислам дөньясы” стратегик күзаллаулар төркеме үз эшен башлап җибәрәчәк. Әлеге һәм башка төр хезмәттәшлек дуслык җепләрен ныгыта, халыкара проблемаларны хәл итүгә бердәм өлеш кертүне үстерә”, - диде министр. Шулай ук ул мөселманнарны яңа ел башлану белән котлады һәм изге теләкләрен җиткерде.
Искәртеп үтәбез: ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм РФ Тышкы эшләр министрлыгы вәкилләре сентябрь аенда Женевада узган БМО советы сессиясендә катнашты. Сессия кысаларында "Ислам - тынычлык дине: конфессияара килешеп яшәү" («Ислам религия мира: гармоничное сосуществование конфессий») дигән темага сөйләшү оештырылды. Мөфти Камил хәзрәт чит ил дипломатларына Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеген һәм республиканың динара мөнәсәбәтләрдәге тәҗрибәсен тәкъдим итте, дип хәбәр итте нәзарәт сайты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз