news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР мәдәният министры урынбасары Әдәбият елына тәгаенләнгән чаралар белән таныштырды

Әдәбият елы язучылар юбилейларына бай була

(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 2015 ел Россиядә һәм Татарстанда Әдәбият елы дип игълан ителде. Шул уңайдан илдә һәм республикада нинди чаралар булачагы хакында бүген ТР парламентында уздырылган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев һәм ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина мәгълүмат бирде.

Гүзәл Нигъмәтуллина сүзләренчә, әлеге ел уңаеннан, ТР районнарында Әдәбият көннәре, Әдәби турне, быел оешуына 150 еллыгын билгеләп үткән ТР Милли китапханәсе көннәре, китап ярминкәләре, яңа экспозицияләр, концерт чаралары уздыру күздә тотыла. Мисал өчен, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә “Әдәби кичәләр” абонементы барлыкка киләчәк. Шулай ук, әдәби әсәрләргә нигезләнеп төшерелгән уенлы фильм барлыкка килергә мөмкинлеген дә хәбәр итте ул.

Татарстанда ел саен С.Т.Аксаков, Д.С.Лихачев, М.И.Цветаева укулары үткәрелеп килә. Быел исә Чистай шәһәрендә беренче тапкыр Халыкара Б.Пастернак укулары уздырылачак. Моннан тыш, театрлар да Әдәбият елына һәм язучыларның юбилейларына багышланган спектакльләрне сәхнәләштерергә ниятли. Казан Яшь тамашачылар театры, мәсәлән, А.С. Грибоедовның тууына 220 ел тулу уңаеннан, “Горе от ума”сын, В. Шекспирның 450 еллыгына “Чума на оба ваших дома” һ.б. спектакльләр сәхнәләштерү планлаштырыла.

Әдәбият елы язучыларның юбилейларына да бай. Быел Евгений Баратынскийның тууына 215 ел, Каюм Насыйриның тууына 190 ел, Антон Чехов тууына 155 ел, Борис Пастернак һәм Константин Иванов тууларына 125 ел, Таҗи Гыйззәт һәм Сергей Есенин тууларына 120 ел, Шәйхи Маннур белән Михаил Шолоховның тууларына 110 ел, Атилла Расих һәм Константин Симоновның тууларына 100 ел, Гариф Ахунов һәм Аркадий Стругацкийның тууларына 90 ел, Туфан Миңнуллинның тууына 80 ел була.

Мәдәният министры урынбасары бу даталарның барысының да югары дәрәҗәдә билгеләп үтеләчәгенә вәгъдә бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot