Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР мәдәният министры Татарстанның яһүд җәмәгатьчелеген Песах бәйрәме белән котлады
"Татарстанның яһүд җәмәгатьчелеге республикабызда мәдәни мирасны саклап калуга саллы өлеш кертә", - диелгән котлауда
(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Татарстанның яһүд җәмәгатьчелеген Песах (ашкеназларда - Пейсах) бәйрәме белән котлады.
"Песах – яһүд халкының иң олуг бәйрәмнәреннән берсе: ул аның тарихындагы әһәмиятле бер чор – күп гасырлык коллыктан котылу, ун васыять иңдерелү вакыйгаларын хәтердә яңарта, дин тотучыларның игътибарын рухи-әхлакый хәзинәләргә, азатлык, ирек һәм гаделлек кебек кешелек өчен мәңгелек кыйммәткә ия булган идеалларга юнәлтә.
Татарстанның яһүдләр җәмәгатьчелеге күп еллар дәвамында республикабызда мәдәни мирасны саклап калу һәм дуслык традицияләрен тагын да ныгыту буенча зур эш башкара, милләтара һәм конфессияара багланышларны үстерүгә, тынычлыкны һәм тотрыклылыкны ныгытуга, җәмгыятебездә әхлаклылык һәм гуманлык принципларының какшамаслык булып урнашуына саллы өлеш кертә.
Күп милләтле Татарстанда яшәүче яһүдләрнең олы сөенечен чын күңелдән уртаклашам. Нык сәламәтлек, иминлек, күп шатлыклар, изге эшләр һәм зур уңышлар телим", - диелгән котлауда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз