Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР мәдәният министры Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын юбилее белән котлады
Бәйрәм хөрмәтеннән дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты 45 еллыгын билгеләп үтә. Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин вузны юбилее белән котлады, дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырды.
“Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты – динамик үсеш алучы уку йорты, - дип билгеләп үтте чыгышында А.Сибагатуллин. – Соңгы 5 елда вузның инфраструктурасы шактый үзгәрде: яңа факультетлар һәм кафедралар ачылды, яңа технологияләр кертелә. Университет 45 ел эшчәнлек алып бару чорында 15 мең чамасы квалификацияле белгеч әзерләде, алар арасында танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, уңышлы җитәкчеләр һәм менеджерлар бар”, - дип ассызыклады министр.
Айрат Сибагатуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән коллективны котлады һәм вуз ректоры Рифкать Йосыповка Президентның Рәхмәт хатын тапшырды. Вуз коллективына ТР Президенты уңайлыклар тудырылган автобус бүләк итте.
Шулай ук вуз коллективына һәм хезмәткәрләренә ТРның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан каласы Башкарма комитеты, шулай ук республиканың министрлыклары һәм ведомстволары Рәхмәт хатлары һәм бүләкләре тапшырылды.
Вуз ветераннары да игътибарсыз калмады, алар да университет юбилее уңаеннан бүләкләнде.
Көз дәвамында Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты юбилее уңаеннан төрле чаралар үткәрелде: фәнни-гамәли конференцияләр, фестивальләр һәм концертлар. Бүген университет коллективы һәм студентлары вуз юбилеена багышланган зур бәйрәм концерты әзерләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз