news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР мәдәният министры бина сорап ТР Президентына һәм парламент депутатларына мөрәҗәгать итте

Биредә ТР Милли китапханәсенең яңа бинага ихтыяҗы турында сүз бара

 (Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). ТР Милли китапханәсен яңа бинага күчерү мәсьәләсе парламент утырышларының берсендә күтәрелгән иде. ТР Дәүләт Советының бүгенге утырышында да бу мәсьәлә каралды.

ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин әйтеп узганча, ТР Милли китапханәсендә 3 миллионлап басма бар, бу — нормадан 8 тапкыр артыграк дигән сүз. Министр фикеренчә, Милли китапханәне башка бинага күчермәү басмаларны югалтуга гына түгел, ә китапханә урнашкан биналарга да зыян салырга мөмкин.

Казан каласы Башкарма комитетында ТР Мәдәният министрлыгының Милли китапханә бинасын Карл Маркс урамында төзү (ТР Милли китапханәсенең икенче бинасы янында) тәкъдиме карала.

Шәһәр үзәгендә китапханәгә бина төзү өчен җир участоклары булмау сәбәпле, Мәдәният министрлыгы Б. Н. Ельцин исемендәге Президент китапханәсенә (Югары Судның элеккеге бинасы) Милли китапханәне күчерү тәкъдиме белән дә чыккан. Ә андагы китапханәне Айрат Сибагатуллин Милли китапханәнең подразделениесе итеп калдырырга тәкъдим итте ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм депутатларга мөрәҗәгать итеп.

“Бүген мәдәният учреждениеләрен матди-техник яктан ныгыту буенча республикада зур эшләр алып барыла. Курчак театры төзелде, Качалов исемендәге театр бинасы төзекләндерелде, Татар яшь тамашачылар театры өчен “Офицерлар йорты”н төзекләндерү башланды. Республикабызның иң күп китаплары саклана торган, Идел буендагы иң зур методик-фәнни үзәкләрнең берсе 2015 елда үзенең 150 еллыгын билгеләп үтәчәк. Татарстан Президенты ярдәме белән, бу мәсьәләне чишү юлы табылыр дип ышанасы килә”, - диде ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин үз чыгышында.

news_right_1
news_right_2
news_bot