Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Мәдәният министрлыгында “Наркоманияне кисәтү: алымнар, тәҗрибә, проблемалар” дигән киңәшмә узачак
ТР Мәдәният министрлыгында “Наркоманияне кисәтү: алымнар, тәҗрибә, проблемалар” дигән киңәшмә узачак
(Казан, 24 май, “Татар-информ”). 25 майда ТР Мәдәният министрлыгында “Сталкер” кеше хокуклары турындагы фильмнар Халыкара фестивале кысаларында оештырылган “Наркоманияне кисәтү: алымнар, тәҗрибә, проблемалар” дигән киңәшмә узачак. ТР Мәдәният министрлыгы мәгълүматларына караганда, анда Казанның Хокук яклау үзәге хезмәткәрләре, “Сталкер” фестивале җитәкчеләре, “Татаркино” дәүләт учреждениесе, ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре, республика кинематографистлары катнашачак. Киңәшмә барышында наркомания турындагы фильмнардан фрагментлар да тәкъдим ителер дип көтелә.
“Казан шәһәренең хокук яклау үзәге” иҗтимагый оешмасы 2001 елның 1 августында бер төркем белгечләр башлангычы белән оештырыла. Оешкан көненнән алып үзәк тарафыннан 20дән артык проект гамәлгә ашырылган. Милициядә законсыз төстә тоткарлау һәм җәзалаудан зыян күргән хөкем ителүчеләр һәм гражданнарны шәхси кабул итү һәм аларга консультацияләр бирүне дә кертеп, 1000нән артык кешегә ярдәм күрсәтелгән. Хокук яклау үзәге коллективы 15 мең данә тираж белән 15 китап һәм брошюра бастырып чыгарган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз